Биографиясе

1939 елның 1 гыйнвары, Буа районы Зур Кырлаңгы авылы — 1997 елның 7 декабре, Казан.

Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлаганнан соң (1966), шунда ук эшли: эпизоотология, аэрозольләр лабораторияләре, микроорганизмнар штаммнары музее мөдире.

Хезмәтләре гомуми эпизоотологиягә, аэрозоль иммунизациясенә, дезинфекцияләүгә, йогышлы авыруларга (тилчә, Ауэски авыруы, туберкулёз, бруцеллёз, түләмә һ.б.) каршы көрәш ысулларына карый.

Уйлап табуга 4 патенты, 12 авторлык таныклыгы бар.

1986–1988 елларда Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләренә каршы көрәш чараларында катнаша. Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Групповая профилактика инфекционных болезней животных. М., 1983 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.