Биографиясе

1891 елның 6 июне, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Иске Сынлы (Сынны) авылы — 1971 елның 2 июне, Казан.

1911–1914 елларда «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа шәһәре) укый.

1915 елдан мәктәп укытучысы булып эшли, 1917 елдан — казакъ теле укытучылары әзерләү курсларында, 1918 елның уртасыннан — рус-башкорт ятимнәр йортында, татар-башкорт педагогия техникумында, Өлкә башкорт педагогия техникумында уку-укыту бүлеге мөдире (Пермь, Акмулла, Уфа, Екатеринбург шәһәре).

1931 елдан Казан педагогия институтында эшли (1955 елга кадәр), бер үк вакытта, 1944 елдан, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле секторы мөдире (1951 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теле морфологиясе, синтаксисы, грамматикасы һәм сөйләм культурасына карый.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар һәм башкорт телләре дәреслекләре һәм программалары авторы, «Русча-татарча педагогика һәм психология терминнары сүзлеге»н («Русско-татарский словарь терминов по педагогике и психологии», 1950) төзүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

Башкорт теленең методикасы. Уфа, 1926; 

Татар теленең грамматикасы һәм орфографиясе. К., 1934; 

Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар. К., 1954; 

Татар теле грамматикасы. К., 1959; 

Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. К., 1976.

Әдәбият

Казанская лингвистическая школа. К., 2008.