Биографиясе

1943 елның 10 августы, хәзер БРның Шаран районы Анисимова Поляна авылы — 2022 елның 1 июле, Уфа шәһәре.

В.И.Ленин исемендәге Югары хәрби-диңгез инженерлар училищесен (Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәре, 1968), адмирал Н.Г.Кузнецов исемендәге Ленинград хәрби-диңгез академиясен (1975) тәмамлый.

1950 елда гаиләсе белән Верхнеднепровск шәһәренә (Украина ССРның Днепропетровск өлкәсе) күчеп килә.

Хәрби хезмәткә алынганчы район газетасы редакциясендә, «Днепрометаллургстрой» (Вольногорск шәһәре) трестында эшли.

1962 елдан Совет Армиясендә, Балтыйк флотында хезмәт итә.

1968–1987 елларда (бүленеп) Камчатка хәрби флотилиясендә: 1968–1971 елларда 5 нче хәрби частьта, «Лунь» сакчы корабленең электромеханика хәрби частенда төркем командиры, 1975–1980 елларда электромеханика частеның су асты көймәсенә каршы корабльләр бригадасы командиры урынбасары, 1982–1987 елларда техник бүлек башлыгы.

1971–1975 һәм 1980–1982 елларда В.И.Ленин исемендәге Югары хәрби-диңгез инженерлар училищесендә пар казанлы һәм газ турбиналы энергия җайланмалары факультеты башлыгы урынбасары.

1987–1991 елларда Кара диңгез флотында: техник идарә башлыгы, 1989 елдан эксплуатация һәм ремонт буенча командующий урынбасары.

1992 елдан В.И.Ленин исемендәге Ленинград Югары хәрби-диңгез инженерлар училищесендә (1998 елдан — Хәрби-диңгез инженерлар институты), башлык (2000 елга кадәр), профессор (2000 елдан). Бер үк вакытта, 2000–2003 елларда, Балтыйк төзү компаниясе техник директоры; 2003–2005 елларда Суднолар төзү технологиясе үзәк фәнни-тикшерү институтында директор урынбасары.

2005–2009 елларда «Кризо» заводы (Ленинград өлкәсе) генераль директоры.

2009 елдан Суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау технологиясе үзәгенең суднолар төзү сәнәгате кадрларының белемен күтәрү институты директоры.

Хезмәтләре суднолар ремонтлау өлкәсе һәм корабльнең физик кырлары төзелеше анализы теориясенә, суднолар ремонтлауны оештыруны камилләштерү мәсьәләләренә карый.

Уйлап табуга 21 патенты бар.

Кара диңгез флотында суднолар ремонтлау заводын (1991), кайнар цинк йөгертү цехын (2003) оештыручыларның берсе.

1990–1993 елларда Кырым ЮС депутаты.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.