Биографиясе

1935 елның 14 марты, Казан — 2010 елның 14 декабре, шунда ук.

Халидов Б.З. улы.

К.А.Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң (Мәскәү, 1958), Татарстан Республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә эшли, 1961–1962 елларда Яңа Чишмә районы «Кызыл Октябрь» совхозында агроном.

1966 елдан Казан университетында, умырткасызлар зоологиясе кафедрасы профессоры (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фаунага һәм туфракта яшәүче умырткасыз хайваннар экологиясенә, лицетобионт бөҗәкләр комплексларын өйрәнүгә карый.

Халидов тарафыннан беренче тапкыр югары төзелешле гөмбәләр белән бәйле икеканатлы бөҗәкләр фаунасы ачыклана, урманнарда аларның биоценотик роле билгеләнә.

«Гомуми энтомология буенча практикум» («Практикум по общей энтомологии», 1988) уку-укыту методик ярдәмлеге авторы.

 «Татар энциклопедия сүзлеген» («Татарский энциклопедический словарь») төзүгә зур өлеш кертә (Татарстанның умырткасыз хайваннарына караган мәкаләләр авторы).

 «Русча-татарча, татарча-русча биология терминнары сүзлеге»н («Русско-татарский, татарский-русский словарь биологических терминов», кит. 1–5, 1996–2001) төзи.

Хезмәтләре

Насекомые — разрушители грибов. К., 1984; 

Практикум по курсу зоологии (членистоногие, иглокожие). К., 1987 (автордаш).