Биографиясе

1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1971), «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли.

1976 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

1989–1992 елларда Россия Фәннәр Академиясе Казан Гыйльми Үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар совет энциклопедиясе бүлеге мөдире. Төркиядә эшли: Әнкара университеты профессоры (1992–1996), «Коджатеп» университетында (Афьонкарахисар шәһәре, 2010 елдан); 1996 елдан Казан гуманитар-педагогия университетында, татар тел белеме кафедрасын оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә, 2011 елдан Казан университетында укыта.

«Милли мәдәният» (2001 дән), «Тürkoloji üzerine araştırmalar» («Тюркологик тикшеренүләр», Афьонкарахисар шәһәре, 2012 елдан) журналларының баш мөхәррире, «Российская тюркология» («Россия тюркологиясе», Мәскәү, 2009 елдан) журналының баш мөхәррир урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Идел буе болгарлары эпиграфикасына, этногенезына һәм Идел буе Болгар дәүләте халыкларының телләре тарихы мәсьәләләренә карый.

Чит ил студент-тюркологлары өчен төрек-татар-рус сөйләүлекләре (Әнкара, 1994) һәм татар теле буенча уку-укыту ярдәмлекләре авторы.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар тел белеме библиографиясе (1981–1997). Казан, 1998 (автордаш).

Татар теле: фонетика. Казан, 2000.

1001 әйтем. Казан, 2004.

Хәзерге татар әдәби теле: пунктуация. Казан, 2004 (автордаш).

Язык эпитафий волжских булгар. М., 1978.

Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. М., 1987.

Әдәбият

Тюркoлoги coвременнoгo Тaтaрcтaнa. М., 1997.