Биографиясе

1935 елның 25 гыйнвары, Балтач районы Кенәбаш авылы — 2007 елның 19 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли (бүленеп: 1980–1986 елларда Казан төзүче инженерлар институтының КПСС тарихы кафедрасы мөдире), 1987 елдан КПСС тарихы кафедрасы (1991 елдан — сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарихы кафедрасы), 1997 елдан Татарстан тарихы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Идел һәм Урал буенда милли-дәүләт төзелешенә, милләтара мөнәсәбәтләр тарихына карый. «Авыр яңарыш (1917 елның феврале — 1920 еллар») («Трудное возрождение (февраль 1917 — 1920 гг.)», 1992) китабында Хәйретдинов Гражданнар сугышы һәм татар халкының социаль һәм милли азатлык өчен көрәше шартларында совет дәүләте уздырган милли сәясәтнең үзенчәлекләрен яңа яктан ача. Г.Әхмәровның сайланма әсәрләрен әзерли һәм бастырып чыгара.

Хезмәтләре

На путях к советской автономии: Проведение ленинской национальной политики Центральным татаро-башкирским комиссариатом в 1918–1919 гг. К., 1972; 

Осуществление Коммунистической партией ленинской программы по национальному вопросу в 1917–1920 гг.: По материалам Поволжья и Приуралья. К., 1976.

Әдәбият

Тюркологи современного Татарстана: Справ. М., 1997; 

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939 — 1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999.