Биографиясе

1964 елның 16 июнендә Буа районы Килдураз авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1986), Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, һәм тарих институтында эшли.

1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында: Тарих һәм мәдәният истәлекләре җыелмасы бүлеге мөдире, директор урынбасары (1998–2011).

Бер үк вакытта, 2007–2012 елларда, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы директоры; 2011–2013 елларда Казан университетының Тарих институты, 2013 елдан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан төбәгендә XVIII–XIX йөзләрдәге җирле идарә, татар сәүдәгәрләре, Татарстан финанс оешмалары тарихына карый.

Татар халкы һәм Татарстан тарихи истәлекләрен, мәдәни мирасны саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен өйрәнүгә мөһим өлеш кертә. Казан университетының археографик экспедицияләрендә (1981–1986), Тарих институты тарафыннан Урта Идел территориясендә татар халкы тарихына кагылышлы истәлекләрне барлау максатында оештырылган экспедицияләрдә (1997 елдан) катнаша.

1996–2001 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Законны гамәлгә ашыру комитетының Республика ономастика комиссиясе рәисе, топонимика өлкәсендә норматив-хокукый база булдыруда катнаша. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе (2006 елдан).

Казан, Алабуга шәһәрләренең 1000 еллык юбилейлары, «Бөек Идел юлы» проекты кысасында үткәрелгән чараларны координацияләүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге (2008), Г.Тукай исемендәге (2016) Дәүләт бүләкләре лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX вв.). Казань, 1995 (автордаш).

Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000 (автордаш).

Управление государственной деревней Казанской губернии (конец XVIII – первая треть XIX в.). Казань, 2002.

Исторические мечети Казани. Казань, 2005 (автордаш).