Биографиясе

1939 елның 10 апреле, БАССРның Чишмә районы Тәпәреш авылы — 2011 елның 19 сентябре, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң (1964), шунда ук эшли, хуҗалык анализы кафедрасы мөдире (1981 елдан), 1990–2007 елларда ректор.

Хезмәтләре икътисади анализ һәм аудит мәсьәләләрен камилләштерүгә карый. Хәйруллин фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәсе ТР азык-төлек җитештерү сәнәгате пр-тиеләрендә һәм «Татарстан җиләк-җимеш, яшелчә сәнәгате» концернында гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

Дуслык ордены, медальләр һәм ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Коллективный подряд: производительность и оплата труда. К., 1985; 

АПО: конечные результаты и стимулы. К., 1988; 

Концепция обоснования и выбора инвестиционных проектов стратегической программы социально-экономического развития территории. К., 2003 (автордаш).

Автор — Ф.С.Зыятдинов