Биографиясе

1910 елның 5 феврале, Урал губернасы, Лбищенск өязе Лбищенск шәһәре — 1994 елның 26 октябре, Казан.

1953–1973 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, директор (1959 елга кадәр).

Хезмәтләре татар әдәбияты тарихына һәм теориясенә (соцреализм, партиялелек, халыкчанлык, интернационализм мәсьәләләренә), Г.Ахунов, Г.Бәширов, К.Нәҗми, Һ.Такташ иҗатларына карый.

Урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре, шигырьләр, очерк һәм хикәяләр җыентыклары («Зур Кузбасс өчен», 1934; «Тавышлы ялкын», 1934) авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эзләнүләр. К., 1941; 

Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. К., 1960; 

Язучы һәм тормыш. К., 1979; 

Һади Такташ. К., 1984; 

Поиски и свершения. К., 1970.

Әдәбият

Әгъзамов Ф. Заман сулышын тоеп // Яшәү көче. К., 1977.