Биографиясе

1937 елның 11 октябре, Норлат районы Норлат авылы — 2007 елның 13 феврале, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1960), 296 нчы заводта (хәзер «Элекон» җитештерү берләшмәсе) эшли.

1966 елдан РФА КГҮнең Физика-техника институтында, директор урынбасары (1988–1992), бер үк вакытта радиацион физика лабораториясе мөдире (1989–2007), профессор (1991).

1992 елдан ТР ФА баш гыйльми сәркәтибе.

ТР ФАн оештыруга зур өлеш кертә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары энергетикалы ион һәм импульс бәйләмнәре белән матдә арасындагы тәэсирләшү физикасына карый. 1973 елда М.М.Зарипов белән берлектә ярымүткәргечләрне лазер белән яндырып чыныктыру күренешен ача (СССР Дәүләт бүләге, 1988).

Хәйбуллин материалларның (ярымүткәргечләр, металлар һәм диэлектрикларның) ионлы-импульслы модификацияләшүенең физик нигезләрен эшли. Ионнар яудырганда ярымүткәргечле кристаллар аморфлашуының механизмнарын һәм төп закончалыкларын билгели; нурландырылган ярымүткәргечләрдә оптик үзлекләр үзгәрешенең табигатен ачыклый. Аномаль югары вакансион кабару, имплантацияләнгән ярымүткәргечләрне лазер белән яндырып чыныктырганда алыштыру катышмаларының аномаль югары эрүчәнлеге эффектларын; германийның ультрадисперс халәткә структуралы күчүен, германийның металл модификациясенә полиморф рәвештә күчү күренешләрен ача. Күчемле металлар силицидларының ион синтезы процессының төп закончалыкларын билгели; юка ярыларның ионнар белән стимуллаштырылган адгезия эффектының табигатен һәм закончалыкларын, импульслы яктылык белән эшкәрткәндә ярымүткәргечләрнең җирле анизотроп эрүе эффекты механизмын ачыклый.

Бүләкләре

Голограммалы дифракцион рәшәткәләрне ясау технологиясенең фәнни нигезләрен эшләгәне өчен СССР ФАнең һәм Германия Демократик Республикасы ФАнең Халыкара бүләкләре (икесе дә 1988 елда), ТР Дәүләт бүләге (1998), Электроника һәм электрон техника инженерлары институтының Дж.Гиббонс исемендәге бүләгенә (АКШ, 2009, үлгәннән соң) лаек була.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Локальный лазерный отжиг полупроводниковых ионно-легированных слоёв // Физика и техника полупроводников. 1975. Т. 9, вып. 10 (автордаш); 

Влияние имплантации ионов меди на оптические свойства и низкотемпературную проводимость углеродных плёнок // Физика и техника полупроводников. 2006. Т. 40, вып. 4 (автордаш); 

Окрашивание кристаллов рутила путём имплантации ионов марганца, железа и кобальта // Уч. зап. Казан. университета. Сер. Естеств. науки. 2006. Т. 148, кн. 1 (автордаш).

Әдәбият

Учёный-новатор // Науч. Татарстан. 1997. № 3/4.                               

Автор — Р.Г.Усманов