Биографиясе

1930 елның 29 ноябре, Ульянов өлкәсенең Карсун районы Нугай Иле авылы — 1996 елның 26 гыйнвары, Казан.

Ульянов авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1956), Алтай крае Смоленский районының ветеринария дәваханәләрендә эшли.

1965 елдан Казан ветеринария институтында, вак терлекчелек технологиясе (1983) һәм зоогигиена (1988) кафедралары мөдире.

Хезмәтләре сәнәгать нигезендә кроликлар асрауның оптималь шартларын гигиена ягыннан нигезләүгә карый.

Хезмәтләре

Гигиена в промышленном кролиководстве. М., 1979; 

Влияние температуры воздуха на организм кроликов различного возраста // Уч. зап. Казан. вет. института. 1981. Т. 134; 

Температурный режим для молодняка // Кролиководство и звероводство. 1982. № 1.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.