Биографиясе

1911 елның 7 апреле, Казан – 1987 елның 7 июле, шунда ук.

Үсемлекләрнең су режимы Казан фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1934 ел), шунда ук эшли (1941 елга кадәр).

1943–1945 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән Капилляр микроскопия лабораториясендә, 1946–1985 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Биология институтында, 1960–1975 елларда директор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләрнең физиологиясен һәм төрле стресс шартларында су алмашын өйрәнүгә карый.

Н.А.Гусев беренче булып үсемлек тукымаларын тикшерүдә физиология ысулларын – ТМР, инфракызыл спектроскопияне, диэлектрик спектроскопияне гамәлгә кертә.

Азот-фосфорлы ашлама белән өстәмә тукландыруның үсемлекләрнең корылыкка бирешмәвенә, чыдамлылыгына булышуын исбатлый: фотосинтезны гамәлгә ашыручы хлоропластларның күзәнәкләргә бәйләнмәгән су алмашы сәләтенә ия булуын дәлилли (корылык вакытында үсемлек күзәнәкләре суны югалталар, ә хлоропластлар аны үзләренә җыялар).

«Үсемлекләрдә су режимының кайбер закончалыклары» («Некоторые закономерности водного режима растений», М., 1959 ел) монографиясе кытай теленә тәрҗемә ителә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

ТАССР Югары Совет Президиумы Мактау грамотасы (1971 ел), медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние минерального питания на водообмен растений. Казань, 1957;

Некоторые методы исследования водного режима растений. Л., 1960;

Состояние воды в растении. М., 1974.