Биографиясе

1914 елның 17 ноябре, Пенза губернасы, хәзерге Мордва Республикасы Краснослободск шәһәре – 1986 елның 24 марты, Тверь шәһәре.

Ленинград педагогия институтын тәмамлый (1938 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947 елдан Томск университетында, 1959 елдан Казан университетында (рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире, 1972 елдан чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире), 1977 елдан Тверь университетында (әдәбият теориясе кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

1940–1950 елларда чит илләр әдәбиятында классицизм һәм мәгърифәтчелек реализмы проблемаларын, 1950 еллар ахырыннан рус һәм чит илләр әдәбиятлары романтизмының теориясен һәм тарихын, әдәби-тарихи процесста романтизм белән реализмның үзара бәйләнешен тикшерә (романтизмны «эчке баланска ия булган эстетик система» дип саный һәм аңа карата ике төрле: гносеологик һәм тарихи караш барлыгын дәлилли).

Хезмәтләре Көнбатыш һәм рус мәгърифәтчеләре иҗаты һәм эстетикасына, Г.Лессинг иҗатының – классицизм, В.Г.Белинский эстетикасының XIX йөз чит ил әдәбиятлары эстетикасы белән багланышларын өйрәнүгә карый.

Югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.

Хезмәтләре

Лессинг и классицизм. Томск, 1955;

В.Г.Белинский и зарубежная эстетика его времени. Казань, 1961;

Литературные направления и методы в русской и зарубежной литературе ХVII–ХIХ вв. М., 1983;

Теория литературы. М., 1985.

Әдәбият

Карташова И.В. Концепция романтизма в трудах Н.А.Гуляева // Романтизм: открытия и традиции. Калинин, 1988.

Автор – И.В.Карташова