Биографиясе

1876 елның 19 гыйнвары, Казан – 1950 елның 5 сентябре, шунда ук.

1900 елда Казан университетын тәмамлый.

1900–1923 елларда Казан, Саратов һәм Вятка (хәзерге Киров шәһәре) урта уку йортларында математика укытучысы.

1923–1932 елларда Казан университетында, 1926–1930 елларда физика-математика факультетының декан урынбасары.

1932 елдан Казан авиация институтының математика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементар математикага һәм саннар теориясенә, югары мәктәптә математика укыту методикасына карый.

1947–1950 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Плотности и распределение простых чисел // Изв. физ.-мат. об-ва. 1924. Т. 24, вып. 1;

Четыре биквадрата. Задача Эйлера // Изв. физ.-мат. об-ва. 1924. Т. 24, вып. 2;

Из новой геометрии треугольника // Уч. зап. Казан. университета. 1925. Т. 85, кн.1.