Биографиясе

1940 елның 4 маенда Казанда туган.

1963 елда Казан университетын тәмамлый һәм 1965–1973 елларда шунда ук эшли.

1973 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Казан), 1984 елдан терлекләрне химик чаралар ярдәмендә саклау бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә, ветеринария практикасы, ветеринария токсикологиясе һәм радиобиологиясе өчен яңа химиотерапевтик чаралар синтезы һәм җитештерүгә карый.

Р.Д.Гәрәев өч валентлы фосфор кушылмаларының чиксез электрофиль кушылмалар белән реакциягә керү сәләтен тикшерә.

Авыл хуҗалыгы һәм ветеринария өчен биологик актив элементорганик кушылмалар – авыл хуҗалыгы терлекләрен техноген һәм табигый килеп чыгышлы югары токсинлы агулардан төркемле саклау чараларын – синтезлый; аларны җитештерү технологияләрен эшли.

Ветеринария практикасына бипин-люкс (бал кортларында варротозны дәвалау өчен), аллилбромин майлагычын (авыл хуҗалыгы һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең катлаулы инфекцияләнгән яраларын дәвалау өчен), мелапол (кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең мехларын тизрәк өлгертү өчен), тозифен (радиацион зарарланудан дәвалау һәм аның профилактикасы өчен) һәм башка препаратлар кертә; шулай ук ветеринар күзәтү астындагы төрле объектларда техноген һәм табигый килеп чыгышлы югары токсинлы агуларны индикацияләүнең яңа ысулларын эшли.

Уйлап табуга 120 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997), медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О взаимодействии замещённых метиленамидофосфитов с альфа-галогенкарбонильными соединениями // Журн. общей химии. 1983, Т. 53, вып 7 (автордаш);

Взаимодействие диалкилизоцианатофосфитов с ацетоуксусным эфиром // шунда ук. С. 1478-1483 (автордаш).