Биографиясе

1813 елның 13  октябре, Ратибор шәһәре, Германия – 1897 елның 7 августы, Казан.

Бреслав университетын тәмамлый, философия фәннәре докторы (1836 ел).

1838 елдан Россиядә.

1841–1846 елларда Санкт-Петербургтагы Император җәмәгать китапханәсенең Көнчыгыш бүлегендә китапханәче.

1846 елда мөселман кануннары җыентыгын төзү комитеты эшчәнлегендә катнаша.

1849 елдан Казан университетында: гарәп һәм фарсы телләре профессоры, 1850 елдан китапханәче, бер үк вакытта 1855–1875 елларда шәркый әсәрләрне тикшерүче Казан бүлеге цензоры, 1857–1884 елларда басмаханә башлыгы, бер үк вакытта 1859–1862 елларда инглиз теле укытучысы.

Хезмәтләре Шәрекъ филологиясе һәм тарихына карый.

Үзенең китапханәсен һәм үз әсәрләре тупланмасын Казан университетына васыять итеп калдыра.

Хезмәтләре

Описание арабских рукописей, принадлежащих библиотеке Императорского Казанского университета. Казань, 1855;

Опыт арабско-русского словаря на Коран, семь моаллакат и стихотворения Имрулькейта. Казань, 1863;

Разбор сочинения А.Я.Гаркави «Сказания мусульманских писателей о славянах и русских». СПб., 1872;

Хикам (изречения) Ходжи Ахмеда Ясави на джагатайском языке. Казань, 1878.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.

Автор – В.Х.Хаков