Биографиясе

1813 елның 13 апреле, Рязань губернасы – 1890 елның 5 октябре, Санкт-Петербург.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын (1833 ел), Дерпт профессорлар институтын (1838 ел) тәмамлый.

1838–1840 елларда университетының сәяси икътисад һәм статистика кафедрасында экстраординар профессор, 1840–1847 елларда ординар профессор. Бер үк вакытта 1840–1842 елларда университет каршындагы педагогик институты директоры.

1839 елда Казан уку-укыту округы губерналарында фәнни командировкада була, шуның нәтиҗәсендә Казан губернасының статистик тасвирламасын төзи (1841 ел).

1847–1863 елларда Петербург университеты юридик факультеты ординар профессор, 1863–1873 елларда атказанган профессор, 1859–1862 елларда һәм 1869–1870 елларда деканы.

Сәяси икътисадның төп мәсьәләләрендә вульгар икътисадчылар карашларына иярә, аларны Россиядә хуҗалык итү үзенчәлекләренә ярашлы идеяләр белән баета, 1861 елгы Крәстиян реформасын әзерләү чорында алпавытлар проектын яклый, крәстияннәрне крепостной бәйлелектән чыгару илнең икътисадына тискәре тәэсир итү мөмкинлеге турында яза.

Хезмәтләре Идел буе һәм Урал статистикасына карый.

Күп еллар дәвамында университетлар өчен мәҗбүри булган укыту программалары һәм «Финанслар теориясе» («Теория финансов», 1841 ел), «Россиянең икътисади статистикасы» («Экономическая статистика России», 1849 ел), «Сәяси икътисад башлангычлары» («Начала политической экономии», 1-2 т., 1859–1862 еллар) дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Движение народонаселения в Казанской губернии. Казань, 1840;

Калмыцкое народонаселение в России. Казань, 1840;

Описание Тагильского горного округа. Казань, 1840;

О доходе с капитала. Казань,1841.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Автор – Е.Б.Долгов