Биографиясе

1876 елның 7 октябре, Свеаборг шәһәре, Финляндия – 1956 елның 10 сентябре, Мәскәү.

Гельсингфорс гимназиясен (1895 ел), Лазаревларның Шәрекъ телләре институтын (1896 ел, Мәскәү), Мәскәү университетын (1904 ел) тәмамлый.

Сорбоннада укый (1906 ел, Франция).

1904–1906 елларда Төркиядә була, анда төрек телен өйрәнә, төрек халкының фольклоры, этнологиясе буенча материаллар җыя.

1907 елдан Лазаревларның Шәрекъ телләре институтында төрек телен һәм төрек әдәбияты тарихын укыта (1916 елдан экстраординар профессор), 1918 елдан Алгы Азия институты (Мәскәү), 1920–1948 елларда Мәскәү университеты (бүленеп) профессоры.

1950 еллар башыннан СССР ФАнең Шәрекъне өйрәнү институтында Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре телләре һәм әдәбиятлары секторына җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Төркиянең урта гасырлар тарихына, төрек теле, әдәбияты, фольклорына карый.

В.А.Гордлевскийның фәнни мирасында «XVI гасырның икенче яртысында Төркиянең эчке халәте» («Внутреннее состояние Турции во второй половине XVI века»), «Кече Азиядә Сәлҗуклар дәүләте» («Государство Сельджукидов в Малой Азии») (икесе дә – М., 1941 ел) монографияләре аерым урын алып тора.

Татарларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләренә багышланган этнографик очерклар авторы.

Хезмәтләре

Гадания татарок о женихе. М., 1925;

Элементы культуры у касимовских татар // Тр. Об-ва исследователей Рязанского края. Рязань, 1927. Вып. 10;

Избранные сочинения: В 3 т. М., 1960–62.

Әдәбият

Аракин В.Д. В.А.Гордлевский — исследователь тюркских языков (К столетию со дня рождения) // Советская тюркология. 1976. № 5;

Базиянц А.П. В.А.Гордлевский (К столетию со дня рождения) // Народы Азии и Африки. 1976. № 6.

Автор – М.Г.Госманов