- РУС
- ТАТ
гигиена белгече, медицина фәннәре докторы (1982 ел), профессор (1983 ел)
1923 елның 28 ноябре, Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Усад авылы – 1997 елның 19 июне, Казан.
В.В.Милославский шәкерте.
Казан медицина институтын (хәзер Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1953 ел), шунда ук эшли.
1967–1990 елларда гомуми гигиена кафедрасы мөдире.
Фәнни тикшеренүләре туклануда хром микроэлементы ролен өйрәнүгә карый.
А.Т.Гончаров кеше организмы өчен хромның биологик әһәмиятен исбатлый, тәүлеккә физиологик максималь микъдарны (гәүдәнең 1 кг на 3 мкг) билгели, микроэлементларның биологик ролен өйрәнү методикасын тәкъдим итә.
А.Т.Гончаров медицинада сәбәплелекнең фәлсәфи категорияләрен өйрәнә.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.
Роль хрома в питании. Казань, 1981.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.