Биографиясе

1947 елның 8 февралендә Буа районы Иске Тинчәле авылында туган.

1973 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Феодосия аэросыгылмалы системалар фәнни-тикшеренү институтында эшли (бүленеп, 1996–2000 елларда РФА КГҮнең Механика һәм машиналар төзелеше институтында); 2000–2003 елларда Херсон техник университетының информацион технологияләр кафедрасы мөдире.

2003 елдан Казан энергетика университетының югары математика кафедрасы профессоры, проректоры (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре әйләнә-тирә белән тәэсирләшүче парашют тибындагы йомшак сүрүле конструкцияләрнең деформациясе механикасына карый.

Р.Ш.Гыймадиев парашют тибындагы катлаулы геометрияле фәзаи йомшак сүрүле конструкцияләрнең деформация динамикасын исәпләү ысулын һәм йомшак канат профиленең кысылмаучан тирәлек белән статик тәэсирләшүен исәпләүнең санча алгоритмын эшли.

Төрле чик шартларындагы бер күчәрле йомшак сүрүнең деформация халәтен исәпләү мәсьәләсен якынча аналитик чишүгә ирешә.

Хезмәтләре

Математическое моделирование формы и края мягких крыльев // Изв. вузов. Авиационная техника. 1997. № 3;

Равновесное состояние круглого парашюта с центральной стропой. Оптимизация поверхности // Тр. междунар. конф. по теории оболочек и пластин. Саратов, 1997. Т. 3;

Динамика мягких оболочек парашютного типа. Казань, 2006.