Биографиясе

1944 елның 15 маенда Оренбург өлкәсенең Алексеев районы Яңа Колшәрип авылында туган.

1961–1964 елларда Балашов югары хәрби очучылар училищесында укый.

1968 елда Куйбышев авиация институтын тәмамлый, шунда ук энергетика җайланмаларының автомат системалары кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авиация двигательләрен ягулык белән туендыру динамикасы системаларына һәм көйләүгә карый.

Параметрларны тикшереп тору һәм идарә итү системалары, химик-технологик һәм нефть җайланмаларының гидравлик системалары басым тирбәнешен сүндерү конструкцияләрен проектлау ысулларын, эшләнмәләрнең тикшерергә кыен урыннарындагы басым пульсациясен, югары температура шартларында турбомашина элементларының дерелдәвен үлчәү өчен җайланмалар эшли.

Контроль-үлчәү приборлары өчен тирәлекләрне аергыч, агрессив сыеклыклар өчен яңа тигезлек үлчәгеч конструкцияләрен, казандагы һәм җылылык-энергия электр үзәге турбинасындагы суны сынауга әзерли торган химик тикшерү системасын гамәлгә кертә.

Уйлап табуга 48 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

РФ Космонавтика федерациясенең академик В.П.Глушко исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Гасители колебаний давления жидкости для гидромеханических устройств летательных аппаратов. М., 1988 (автордаш);

Гидравлические и газовые цепи передачи информации. М., 2000 (соавт.);

Prufstand zur Ermittung des Verhaltens Hydraulisсher Bauelemente bei Dynamischen Vorgangen // Maschinenbautechnic. 1980. № 7 (автордаш).

Әдәбият

Геселев Б. Дефицитная профессия // Самарские известия. 2002. 25 мая.