Биографиясе

1951 елның 25 сентябрендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Урта Шуни авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын (хәзер Казан аграр университеты) тәмамлаганнан соң (1974), шунда ук эшли: тармак фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире (1984 елдан), агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы (1997 елдан), профессор (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть чыгарганда зыян күргән җирләрнең уңдырышлылыгын яңадан торгызу (рекультивация) мәсьәләләренә, җирле чималдан ашлама алу ысулларына карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Изменение некоторых агрохимических свойств выщелоченного чернозёма при загрязнении его нефтью // Агрохимия. 1980. № 12;

Загрязнение слабовыщелоченного чернозёма нефтепромысловыми сточными водами // Почвоведение. 1986. № 2 (автордаш);  

Рекультивация нефтезагрязнённых земель лесостепной зоны Татарии // Восстановление нефтезагрязнённых почвенных экосистем. М., 1988 (автордаш);

Чёрное золото и наши чернозёмы // Панорама-форум. 1997. № 4 (автордаш).