- РУС
- ТАТ
астрофизик, физика-математика фәннәре докторы (1996)
1962 елның 18 июлендә Казанда туган.
1985 елда Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаганнан соң, РФАнең Космик тикшеренүләр институтында, 1997 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта 1996 елдан Макс Планк астрофизика җәмгыяте институтында (Гаршинг шәһәрендә, Германия) эшли.
Хезмәтләре югары энергияләр астрофизикасына, рентген һәм гамма нурлар астрономиясенә карый.
Безнең һәм башка галактикаларда яңа нейтрон йолдызлар һәм кара тишекләрне ача, Галактиканың үзәк өлеше картасын рентген һәм гамма-нурларда төзи (бергәләп), компактлы объектлардагы рентген нурланышы генерациясенең табигатен һәм механизмнарын аңлатуга зур өлеш кертә.
1994 елдан Халыкара астрономнар берлеге әгъзасы.
Академик Я.Б.Зельдович исемендәге һәм Космонавтика федерациясенең К.Э.Циолковский исемендәге халыкара медальләре белән бүләкләнә.
Гравитационная сепарация дейтерия и гелия в межгалактическом газе скоплений и галактик // Письма в астрон. журн. 1984. Т. 10 (автордаш);
Распределение поверхностной яркости скоплений галактик в резонансных линиях тяжёлых элементов // Письма в астрон. журн. 1987. Т. 13 (автордаш);
Маломассивные рентгеновские двойные как индикатор звездной массы в галактиках // Записи Королевского астрономического общества. 2004. Т. 349.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.