- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (1988)
1948 ел, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә туа.
1971 елда Новосибирск университетын тәмамлаганнан соң, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Автоматика һәм электрометрия институтында (Новосибирск шәһәре) эшли, 1988 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре рентген спектрлары һәм лазер физикасы теорияләренә карый. Флуоресценциянең рентген спектрындагы интерференция күренешләрен фаразлый (1975), молекулаларның рентген спектрында йотылу чиген үткәннән соңгы резонансны күпкабат таралыш теориясе нигезендә беренче мәртәбә аңлата (1974, бергәләп), газларда яктылык белән индукцияләнгән дрейф дигән яңа физик күренешнең булуын фаразлый (1976, бергәләп).
Спектроскопия өлкәсендәге яңа юнәлешкә — яктылык белән индукцияләнгән газ кинетикасына нигез сала.
Рентгеновские спектры простых молекул. Новосибирск, 1977;
Влияние фазовой памяти при столкновениях на работу поля и эффект светоиндуцированного дрейфа частиц газа. Новосибирск, 1989 (автордаш);
Теория диссипативных солитонов в эффекте светоиндуцированного дрейфа в условиях немонохроматического возбуждения // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1995. Том 108, выпуск 6 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.