Биографиясе

1935 елның 12 сентябре, БАССР Иске Монасыйп авылы – 2010 елның 28 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлагач (1962 ел), РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, 1986 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

1992 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең фәнни-оештыру бүлеге җитәкчесе, 2000-2002 елда баш белгеч.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый.

Т.Х.Газизов Арбузов реакциясенең классик һәм классик булмаган төрләре механизмын тикшерә.

Реакциянең азаккы продуктын фаразларга һәм аны үткәрүнең оптималь шартларын сайларга мөмкинлек бирүче гомуми схема тәкъдим итә.

Өчле- һәм дүртле координацияләнгән фосфорның катнаш эфирлы кушылмаларын табу өчен спиртлар, феноллар, меркаптаннар һәм аминнарны селектив фосфорлау методын эшли.

Үсемлекләрне саклау чараларына караган, югары биологик активлыкка ия 100 гә якын яңа фосфорорганик кушылмалар таба.

Процесслар агышының тизлеген, юнәлешен үзгәртергә һәм аларны йомшак темп-ралы, энергия саклаучан, экологик чиста шартларда кыйммәтле катализаторлардан башка үткәрергә мөмкинлек бирә торган химик реакцияләрне стимуллаштыруның традицион булмаган ысулларын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

О механизме реакций фениловых эфиров кислот трёхвалентного фосфора с хлорангидридами карбоновых кислот // Журн. общей химии. 1980. Т. 50, № 8 (автордаш);

Реакция Арбузова. Казань, 1991. Ч. 1.;

Reactions of phosphorus acids with carbonyl compounds activated by electronegative groups // Phosphorus and Sulfur. 1976. V1 (автордаш).