Биографиясе

1942 елның 8 августы, Йошкар-Ола шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1964 ел), Казан финанс-икътисад институтында эшли.

1967 елдан Казан технология университетында, төп органик һәм нефть химиясе синтезы технологиясе кафедра мөдире (1990 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мышьякорганик кушылмаларның химиясе һәм технологиясе, органик һәм нефть химиясе синтезына карый.

В.И.Гаврилов мышьякорганик кушылмаларның реакциягә сәләтләрен һәм структурасын, Меншуткин, Мейер һәм икетөшле ароматик системаларны арсенлау реакцияләрендә мышьяк-углерод бәйләнешенең барлыкка килүе һәм өзелүе закончалыкларын тикшерә.

Мышьяк кушылмаларын материалларны һәм эшләнмәләрне биологик таркалу һәм биологик зарарланудан саклау өчен практик куллану мөмкинлеген өйрәнә.

Мышьяклы химик матдәләрне (люизит, адамсит) утильләштерү технологияләрен эшли. Адамсит нигезендә диңгез суднолары өчен капланып үсми торган эмальләрнең югары нәтиҗәле биоцид компонентларын эшли.

Хезмәтләре

Влияние заместителей на реакционную способность мышьякорганических соединений // Строение и реакционная способность органических соединений. М., 1978 (автордаш);

Ликвидация запасов люизита // Проблемы уничтожения химического оружия. Ижевск, 1995; Мышьякорганические биоциды // Вестн. Казан. технол. ун-та. 1997. № 1 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КГТУ (1919-2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.