Биографиясе

1949 елның 6 ноябрендә Сарман районы Шәрләрәмә авылында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973 ел), «Татнефть» АҖ оешмаларында: 1980–1983 елларда Баулы бораулау эшләре идарәсендә геология бүлеге башлыгы, 1983–1989 елларда «Татнефть» берләшмәсендә геология бүлеге башлыгы урынбасары, 1989–1991 елларда Казан геология экспедициясенең баш геологы, 1991–1993 елларда башлыгы.

Татарстан геология разведка идарәсен оештыручыларның берсе һәм беренче җитәкчесе (1993 елдан).

Ромашкино һәм Яңа Елховой нефть чыганакларының югары перспективалы горизонтларын кабат разведкалауда, Көньяк Татар гөмбәзенең көньяк-көнчыгыш сөзәклеген разведкалау эшләрендә катнаша. Сабанчы нефть чыганагы данк-лебедян утырмаларындагы нефть ятмаларын беренче ачучы.

Фәнни эшчәнлеге

Төп тикшеренүләре Татарстанның көнчыгыш өлешендәге рифей-венд катламнарының геологик төзелешен, нефть табу һәм перспективасын бәяләү, кембрийгача кристаллик катламнарда тирәнтен нефть эзләү мәсьәләләре белән бәйле.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш медале, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нефть и газ Республики Татарстан. Казань, 1993 (автордаш);

Тектоника Татарстана. Казань, 1998 (автордаш);

Докембрий Восточно-Европейской платформы: геология и нефтегазоносность. СПб., 2002 (автордаш).