Биографиясе

1953 елның 14 июнендә БАССРның Шаран районы Түбән Зәет авылында туа.

1975 елда Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлый.

1975–1977 елларда БАССРның Туймазы районындагы Константиновка сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли.

1977 елдан СССР ФАнең Башкортстан филиалында: стажер-тикшеренүче, өлкән фәнни хезмәткәр.

1989–1990 елларда Башкорт авыл хуьалыгы институтында лаборатория мөдире, 1990–1991 елларда БАССР Госпланы рәисе урынбасары, 1995–1999 елларда Башкорт Республикасы Дәүләт Җыелышының Законнар чыгару палатасы рәисе, 1999 елдан Башкорт Республикасының хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары.

Башкортстан икътисадын тотрыклыландыру, муниципаль һәм дәүләт милкен хосусыйлаштыру программасын, шулай ук республика икътисадын структур үзгәртеп кору программасын эшләүдә катнашучыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше – хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкны социаль яклау.

1990–1995 елларда Башкорт Республикасы Югары Совет һәм 1995–1999 елларда Башкорт Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты. Парламент оппозициясе лидеры.

Хезмәтләре

Основные направления реформы социальной сферы села. Уфа, 2001;

Построение эффективной системы социальной защиты населения. Уфа, 2003;

Формирование экономических основ местного самоуправления. Уфа, 2002.

Әдәбият

Ученые-экономисты Башкортостана. Уфа, 2000.