- РУС
- ТАТ
төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
1936 елның 20 ноябре, Казан – 2022 елның 11 апреле, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1958).
1959–1969 елларда ТАССР Дәүләт музеенда, 1969–1979 елларда Казан сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында (1972–1979 елларда директор), 1979–1991 еллар Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 1992 елдан ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында эшли.
Әсәрләре 1959 елда басыла башлый.
«Минем Казаным» («Моя Казань», 1984 , А.И.Новицкий белән автордаш), «Казанга, профессор К.Ф.Фукска ...» («В Казань, профессору К.Ф.Фуксу ...», 1987), «Күңелебезнең гүзәл ашкынуын Ватаныбызга багышлыйк!» («Отчизне посвятим души прекрасные порывы!», 1990), «Мәшһүр кешеләр Казан һәм Казан төбәге турында» («Знаменитые люди о Казани и Казанском крае» (1999, А.И.Новицкий белән автордаш) исемле документаль-нәфис китаплар авторы.
Ефремов А. Почему скучает турист? // Советская культура. 1979. 24 апр.;
Аристов В. Вначале был поиск // Советская Татария. 1987. 2 авг.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.