- РУС
- ТАТ
тел галиме, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), ТР, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003)
1941 елның 7 декабре, Биектау районы Кодаш авылы – 2014 елның 4 ноябре.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965), Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә укыта.
1966–1970 елларда Республика фәнни китапханәсе китапханәчесе.
1974 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли, бер үк вакытта (1976) Казан педагогика университетында укыта.
Хезмәтләре татар ономастикасына, этнолингвистика, тарихи лексикология, терминологиягә һәм татар теле һәм халкы тарихына карый. Татар тел белемендә яңа фәнни юнәлешкә - гидронимикага нигез сала. «Татарстан гидронимнары сүзлеге»н (1-2 китап, 1984–1990) төзүче.
Югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр авторы.
Борынгы Болгар шәһәрләре. Казан, 1990;
Татарстан микротопонимнар сүзлеге: 2 китапта. Казан, 1992-93;
Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 томда. Казан, 2001-03;
Рухи башкалабыз. Мәшһүр татар авыллары. Казан, 2006;
Эчәр сулар йөртә безне. Казан, 2006.
Әмирхан Р. Чишмәләрдән чылтыраган иҗат // Казан утлары. 2000. № 9;
Гарифуллин В.З. По дороге знаний и добра // Татарстан. 2001. № 12.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.