Биографиясе

1955 елның 2 февралендә Мамадыш шәһәрендә туган.

1978 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли (бүленеп, 1984–1989 елларда Кама политехник институтында, Чаллы шәһәре), 1995–2003 елларда очкыч аппаратлар конструкциясе һәм ныклыгы, 2003 елдан материаллар каршылыгы кафедралары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар динамикасына һәм юка конструкцияләренең аэросыгылмалылыгына карый.

Су асты канатлы судноларның канатлары төзелешен хисаплау ысулларын эшли, аларны хисаплауны программалар белән тәэмин итә.

Экранопланнар аэродинамикасын һәм кояш батареясе элементларын урнаштыру динамикасын тикшерә.

Хезмәтләре

Динамика и аэроупругость тонкостенных конструкций. Казань, 2003.