- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1988), профессор (1991), ТР, РФнең атказанган икътисадчысы (1994, 2002)
1932 елның 1 маенда БАССРның Туймазы районы Егетәк авылында туган.
1955 елда Ленинград финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1961–1967 елларда Пермь университетында өлкән укытучы, доцент, 1965 елдан исәпләү һәм финанслар кафедра мөдире, 1967–1972 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында бухгалтерлык исәбе кафедрасы мөдире.
1969–1986 елларда Хисаплау техникасын гамәлгә кертү дәүләт фәнни-тикшеренү һәм проект институты лабораториясендә, бүлек мөдире, фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
1972 елдан Казан финанс-икътисад институтында доцент.
1982 елдан бухгалтерлык исәбе кафедрасы профессоры, 1995–2000 елларда фәнни эшләр буенча проректор, 2005 елдан Fujitsu компанияләр төркеме ICL КПО ВСда идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча эксперт.
Фәнни тикшеренүләре сәнәгатьтә, хәзерге заман хисаплау техникасы чаралары кулланып, продукциянең үзкыйммәтен исәпләү, тикшерү һәм анализлауга карый.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Автоматизированная подсистема управления себестоимостью продукции по нормативному методу. М., 1983;
Бухгалтерский учёт в промышленности. Казань, 1993;
Бухгалтерский учёт внешнеэкономической деятельности предприятий. Казань, 1995;
Управление затратами. Казань, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.