Биографиясе

1928 елның 20 декабре, БАССРның Благовар районы Күчәрбай авылы – 2018 елның 16 августы, Уфа шәһәре.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1952).

1952–1980 елларда СССР ФА Башкортстан филиалы Биология институтында эшли: өлкән фәнни хезмәткәр, үзе оештырган физика һәм туфрак эрозиясе лабораториясе мөдире (1965), фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

1980 елдан Башкортстан аграр университетында: туфрак белеме кафедрасы мөдире (1980–1983), фәнни эшләр буенча проректор (1983–1990), игенчелек һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире (1990–1994), кафедра профессоры (1994).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туфракның уңдырышлылыгын кабат торгызу һәм культуралы туфрак ясау процесслары мәсьәләләренә карый.

Көньяк Урал һәм Урта Идел төбәкләренең туфрак белгечләре, агрохимиклары, игенчеләренең координацион советы рәисе, Россия авыл хуҗалыгы ФА (РАХФА) каршындагы туфрак физикасы секциясе әгъзасы.

1986–1989 елларда СССРның Югары аттестация комиссиясенең эксперт советы әгъзасы.

1985–1990 елларда БАССР Югары Совет депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Чернозёмы Башкирии. Уфа, 1969 (автордаш);

Физические свойства почв и их изменение в процессе окультирования. М., 1979;

Зонально-экологические особенности почв Республики Башкортостан и адаптация систем земледелия к агроландшафтам. Уфа, 2001.

Зонально экологические особенности, оценка воспроизводства плодородия почв лесостепной зоны Республики Башкортостан. Уфа, 2005;

Агрофизические свойства чернозёма Приуралья Башкортостана и пути их оптимизации. Уфа, 2008.

Әдәбият

Недорезков В.Д., Зиязетдинов Р.М. Башкирский государственный университет: история и современность. Уфа, 2000.