- РУС
- ТАТ
полимерларның химик технологиясе һәм физикасы гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1980), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), ТАССР һәм РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1986, 1993), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996)
1936 елның 9 декабрендә Буа районыны Күл Черкене авылында туган.
1959 елда Казан химия-технология институтын, 1972 елларда Казан университетының физика факультетын тәмамлый.
1959–1962 елларда оборона предприятиесендә инженер (Түбән Тагил шәһәре).
1962 елдан Казан химия-технология институтында (хәзер Казан технология университеты) (бүленеп, 1966–1970 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында), 1980 елдан конструкцион материаллар технологиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта автоматлаштыру һәм комплекслы механикалаштыру факультеты деканы (1986 елга кадәр), профессор (1981).
Авыр атлетика буенча СССРның спорт остасы (1970), гер спорты (2002) һәм авыр атлетика буенча халыкара категорияле судья (2002).
Ф.К.Туишев исемендәге халыкара гармунчылар конкурсларында җиңүче (1994, 1996).
Хезмәтләре җылылык-массаалмашу теориясенә, полимер һәм композит материалларны эшкәртүгә һәм нәньютонча сыеклыкларның гидродинамикасына карый.
Бутилкаучук, пропилен оксиды һәм стирол җитештерү буенча химик технологияләрнең теоретик нигезләрен эшли һәм технологияләрен камилләштерә.
Мембранлы процесслар гидродинамикасын, тузанлы газларда радиацияле җылы алмашуны тикшерә.
Материалларның радиоактив сыйфатламаларын тикшерүнең тәҗрибә ысулларын, нәньютонча сыеклыкларда һәм чик катламнарда турбулентлыкның математик модельләрен эшли.
ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (1994).
Материаллар фәне нигезләре. Казан, 2002;
Реология сложных текучих систем. Минск., 1981;
Течение неньютоновских жидкостей. Лейпциг, 1985;
Основы механики неньютоновских систем. Казань, 1995.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.