Биографиясе

 1930 елның 11 октябрендә, Балтач районы Нөнәгәр авылы – 2013 елның 2 октябре, Казан.

1953 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1953–1955 елларда Таҗикстан ССРның Шураб шәһәрендә эшли, 1955–1957 елларда Балтач районының Димитров МТСында.

1957–1961 елларда оборона сәнәгате предприятиесендә (Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә), 1958 елдан баш инженер.

1961 елдан Эстәрлетамак «Каустик» химия заводында, 1974 елдан Зима химия заводында (Иркутск өлкәсе).

1979–1990 елларда Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында бүлек башлыгы.

1990–2001 елларда «Плазмохим» фирмасы директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Дегидрирлау (водород аерып алу) өчен яңа катализаторлар, хлорорганик продуктлар эшләү өчен калдыксыз технология, сәнәгый ташландык суларны чистарту ысулларын, сәнәгый һәм көнкүреш каты калдыкларын бергә эшкәртү технологиясен эшли.

Үзле күкертле нефтьләрне, битумлы токымнарны, сыек сәнәгый калдыкларны экологик куркынычсыз эшкәртеп, мотор ягулыклары һәм мономерлар ясау технологиясен булдыра; төрле углеводородлы чималдан ацетилен алу ысулларын камилләштерә.

Г.Г.Гарифҗановның хезмәтләре Эстәрлетамак «Каустик» һәм синтетик каучук заводларында, Зима химия заводында, илебезнең оборона предприятиеләрендә кулланылышка кертелә.

Махсус технологияләр буенча уйлап табуга 187 авторлык таныклыгы һәм 5 патенты бар.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1988).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.