Биографиясе

1928 елның 2 июнендә Татар Спасы шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1952 ел), Казан университеты каршындагы Биология институтында (бүленеп, 1953–1956 елларда комсомол һәм партия эшендә).

1970 елдан Казан университетында, 1980–1986 елларда табигатьне саклау кафедрасы мөдире, 1986 елдан умырткалылар зоологиясе  кафедрасы доценты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре умырткалы хайваннарны (җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар, имезүчеләр) өйрәнүгә, гомуми экологиягә, фаунаны саклауга, фән тарихына (зоология һәм экология) карый.

ТРның Кызыл китабын төзүчеләрнең һәм Идел-Кама саклаулыгы территориясендә фәнни тикшеренүләрне оештыручыларның берсе.

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (1994 ел).

А.М.Никольский исемендәге Халыкара герпетология җәмгыятенең мактаулы ьгъзасы (2009 ел).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Отряд козодоеобразные Cap­ri­mul­giformes // Птицы Волжско-Камского края. Неворобьиные. М., 1977;

Семейство иволговые Oriolidae // Птицы Волжско-Камского края. Воробьиные. М., 1978;

Земноводные и пресмыкающиеся Волжско-Камского края. М., 1983 (автордаш);

Волжско-Камский заповедник // Заповедники СССР. Т. 2. Заповедники Европейской части РСФСР. М., 1989 (автордаш);

Животный мир Восточного Закамья. Альметьевск, 2000 (автордаш).