Биографиясе

1936 елның 6 апреле, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы – 2014 елның 16 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1964 ел), шунда ук эшли.

1969 елдан Казан мәдәният институтында (хәзер мәдәният һәм сәнгать университеты), иҗтимагый фәннәр кафедрасы (1970 елдан), Ватан һәм чит илләр тарихы кафедрасы мөдире (1994 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре КПССның Идел буе һәм Урал алды өлкәләре оешмалары тарихына, XX йөз башында Татарстандагы иҗтимагый-сәяси фикер үсеше мәсьәләләренә карый.

Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Кайбыч үзәгендә бер урам профессор Р.А.Гарәфетдинов исемен йөртә.

Хезмәтләре

Туган җирем - Кайбычым = Кайбицы - Край мой родной. Казан, 2007;

Гассан. Казань, 1978 (автордаш);

Галимзян Сайфутдинов. Казань, 1988;

В становлении и борьбе против самодержавия. Казань, 1990 (автордаш);

Казанский государственный университет культуры и искусств. 1964-2004 гг. Краткая история. Казань, 2004.