Биографиясе

1932 елның 13 ноябре, Норлат, хәзерге Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы  – 2020 елның 21 марты, Казан.

1951–1958 елларда Норлат, Биектау районнары һәм Казан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1958 елларда читтән торып Казан университетын, 1962 елларда Мәскәү университетында аспирантура тәмамлый.

1962 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар әдәбияты тарихына һәм теориясенә, Шәрекъ һәм төрки-татар әдәбиятларындагы Ренессанс хәрәкәтенә, иҗат ысуллары мәсьәләләренә, татар әдәбиятының Көнбатыш Европа, рус, украин, гарәп, фарсы-таҗик, төрки әдәбиятлары белән багланышларына, Кол Гали, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, С.Рәмиев, Н.Думави, Ш.Бабич, Р.Гаташ иҗатларына карый.

Хезмәтләре

Думавиның иҗат сәхифәләре. Казан, 2003;

Шагыйрьнең рухи дөньясы. Казан, 2003;

Сатира в творчестве Тукая. Казань, 1964;

Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. Казань 1988;

Татарская литература: традиции, взаимосвязи. Казань, 2002.

Әдәбият

Бакиров М.Х. Чын галим һәм педагог // Фәнни Татарстан. 2002. № 3/4; Миңнегулов Х. «Каюм баба»ның дәвамчысы // Гасырлар өнен тыңлап. Казан, 2003;

Закирҗанов Ә. Кече Шырданның олуг кызы // Мәдәни җомга. 2007. 13 нояб.;

Саяпова А. Говорю о своем учителе // Идель. 2002. № 10.