- РУС
- ТАТ
геолог, геолого-минералогия фәннәре докторы (1973 ел)
1933 елның 22 июлендә Уфа шәһәрендә туган.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1957 ел), Казахстанда Үзәк Казахстан экспедициясендә эшли.
1960 елдан Мәскәүдә: Электрон сәнәгать министрлыгы системасында (1962–1970 еллар), Бөтенсоюз минераль чималлар институтында эксперименталь минералогия лабораториясе мөдире (1970–1976 еллар).
1976 елдан РФАнең Литосфера институтында: бүлек мөдире, директор урынбасары (1976–1981 елларда), баш фәнни хезмәткәр (1994 елдан).
Бер үк вакытта гыйльми секретарь (1976–1977 еллар), СССР ФА президиумының Җир турындагы фәннәр секциясе рәисе урынбасары (1984–1989 еллар).
1991–1993 елларда РФ Президенты каршындагы Эксперт советының җаваплы секретаре.
1994–1997 еллар ТР Президенты киңәшчесе.
Хезмәтләре эксперименталь минералогиягә һәм геохимиягә карый.
Файдалы казылма чыганаклары барлыкка килүнең физик-химик модельләрен, юкка чыгу моделен, кварц һәм корунд мисалында минераль матдәләрнең миграция һәм кристаллашу формаларын өйрәнә.
Минералогиядә яңа юнәлешне – литосфераның анизотроп җылылык кырларында минераллар барлыкка килүне эксперименталь өйрәнүне башлап җибәрүче.
Бу юнәлеш төрле шартларда гидротермаль минераллар барлыкка килү закончалыкларын һәм матдәнең элегрәк билгесез булган фәзада химик дифференциациясе күренешен беренче тапкыр өйрәнергә һәм билгеләргә мөмкинлек бирә.
Аның тикшеренүләре нәтиҗәсендә фосфат, карбонат һәм сульфатларның аларның эчке структуралары белән генетик бәйләнеше закончалыклары билгеләнә.
Рудные ресурсы и их размещение по геоэпохам. Редкие литофильные металлы (олово, сурьма, висмут). М., 1994 (автордаш);
Рудные ресурсы и их размещение по геоэпохам. Благородные металлы (платина, золото, серебро). М., 1995 (автордаш);
Composition and Properties of Hydrotermal solutions and form Migration Mineral Matter // International Geolоgical Review. 1978. V.20, № 12.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.