- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1983 ел), профессор (1985 ел), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998 ел)
1939 елның 8 декабре Куйбышев, хәзерге Самара өлкәсенең Новодевичье районы Биринск поселогында туган.
Казан химия-технология институтын тәмамлый (1962 ел), 1965–1969 елларда Казан химия фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1969 елдан Казан технология университетында, 1992 елдан сәнәгать биотехнологиясе, 2004 елдан азык-төлек биотехнологиясе кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре мышьякорганик кушылмалар химиясе һәм экологиясенә карый.
В.С.Гамаюрова ретроарбузов реакциясе закончалыкларын, биш валентлы мышьяк кислотасының кислородлы кушылмаларының нигезлелеген һәм нуклеофиль реакциягә керү сәләтен өйрәнә.
Дүртле координацияләнгән мышьякның алифатик кушылмалары өчен ретроарбузов реакциясенең универсаль булуын ача.
Мышьяк атомына яки алкокситөркемгә электротискәре алыштыргычлар кертүнең реакциягә булышлык итүен күрсәтә.
Дүртле координацияләнгән мышьякның кислородлы кушылмаларының ретроарбузов реакциясенә карата термототрыклылыгы һәм омтылучанлыгы рәтен төзи.
Микроэлектроника, хроматография, медицина, ветеринариядә кулланырга яраклы мышьяк кушылмаларын синтезлый.
В.С.Гамаюрова җитәкчелегендә биотехнология өлкәсендә биополимерларны – гөмбә хитинын һәм хитозанын – өйрәнү буенча эшләр алып барыла, аларны химик модификацияләү үткәрелә, сорбентлар һәм иммуномодуляторлар сыйфатында куллану мөмкинлеге күрсәтелә. Ферментларның (липазалар) сусыз тирәлектә биокатализы һәм фермент активаторлары өйрәнелә. Үсемлекләр өчен биологик саклау чаралары булдырыла.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Камай исемендәге бүләге лауреаты (2001 ел).
Нуклеофильность и основность арсенильных соединений // Успехи химии. 1981. Т. 50, вып. 9;
Мышьяк в экологии и биологии. М., 1993;
Пищевая химия: Лабораторный практикум. СПб., 2006 (автордаш).
Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КГТУ (1919-2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.