- РУС
- ТАТ
мәгълүмат технологияләре гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1974 ел), профессор (1976 ел), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1972 ел), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982 ел)
1939 елның 20 июне, БАССРның Бакалы районы Иске Корыч авылы – 2006 елның 6 марты, Уфа.
1962 елда Уфа нефть институтын (хәзерге Уфа нефть техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, 1974 елдан югары математика кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре нефть үткәргечендәге технологик процессларны математик модельләштерүгә карый.
Нефть чыгарудагы механик объектларның торышын һәм алардан файдалануны оптимальләштерүне диагнозлау ысулларын эшли.
Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Гидродинамика трубопроводного транспорта нефти и нефтепроводов. М., 1984;
Трубопроводный транспорт в сложных условиях эксплуатации. М., 1990;
Экономика математических моделей при планировании капитального ремонта магистральных нефтепроводов. Уфа, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.