Биографиясе

1929 елның 26 декабре, БАССРның Бакалы районы Яңа Урсай авылы – 28 марта 2016 елның, Мәскәү өлкәсе Развилка поселогы.

1956 елда Уфа нефть институтын тәмамлый, 1958 елга кадәр Башкортстан нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институтында.

1962 елга кадәр академик И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында эшли.

1962 елдан Россия «Газ­пром» АҖнең Бөтенсоюз табигый газ һәм газ технологияләре фәнни-тикшеренү институтында: газ транспортлау башлыгы (1966–1977, 2002–2004 еллар), директорның беренче урынбасары (1977–1994 еллар), «Газ транспорты» бүлеге директоры (1994–2002 еллар), баш фәнни хезмәткәр (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре торбаларда газ агымнарының термогидрогаз динамикасына, газны кудырганда ресурсларны саклауга һәм үткәргеч торбаларның оптималь параметрларын билгеләүгә карый.

Магистраль газ үткәргечләрне проектлаштыру һәм файдалануның (шул исәптән Төньяк районнарында) фәнни нигезләрен эшли, зур газ агымын кудырганда техник чараларның параметрларын нигезли.

1978 елдан «Союз», 1987 елдан «Уренгой-Помары-Ужгород», 1990 елдан «Прогресс» газ экспортлау үткәргечләренең куәтләрен проектлаштыру һәм үзләштерүдә, Бохара-Урал, Урта Азия-Үзәк, Игрим-Серов, Ухта-Торжок, Оренбург-СССР Дәүләт чиге магистраль газ үткәргечләренең, шулай ук Медвежье, Уренгой, Вынгапур, Ямбург чыганакларының куәтләрен проектлаштыру һәм үзләштерүнең төп параметрларын нигезләүдә катнаша.

Уйлап табуга 39 авторлык таныклыгы һәм 6 патенты бар.

Бүләкләре

РФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге (1992 ел), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР ВДНХсының алтын медальләре һәм башкалар белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые методы проектирования газонефтепроводов. М., 1964 (автордаш); Методика расчёта количества газа, измеряемого диафрагменными расходометрами (для газотранспортных систем). М., 1978 (автордаш);

Измерение и учёт расхода газа. М., 1979 (автордаш);

Газовое оборудование, приборы и арматура. М., 1985 (автордаш); Интенсификация магистрального транспорта газа. М., 1989 (автордаш);

Внутренние покрытия труб на магистральных газопроводах. М., 2006.

Әдәбият

Кто есть кто в газовой промышленности. СПб., 2001;

Кто есть кто в татарской диаспоре в Москве. М., 2001.