- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәнәре докторы (1993 ел), профессор (1999 ел), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999 ел)
1947 елның 1 ноябре, БАССРның Нуриман районы Красная Горка авылы – 2017 елның 27 ноябре, Уфа шәһәре.
1970 елда Башкортстан университетын тәмамлый.
1972–1986 елларда СССР ФА Башкортстан филиалы Химия институтында.
1986 елдан РФА Уфа Гыйльми үзәгенең Органик химия институтында, лабораториясе мөдире (1993-2008 еллар), баш фәнни хезмәткәр (2008 елдан), бер үк вакытта Башкорт университетында органик химия кафедрасы мөдире (2006 елдан).
Хезмәтләре органик синтез мәсьәләләренә карый.
Ф.З. Галин табигый түбәнмолекуляр биорегуляторлар аналогларын, шул исәптән югары нәтиҗәле пиретроидларны синтезлауда катлаулы төзелешле күкерт илидларын куллануны өйрәнә.
Индолизидиндион һәм пирролизидиндион рәтләре алкалоидларын синтезлауның яңа ысулын, фазаара катализ шартларында алынган күкерт илидлары реакцияләренең яңа юнәлешләрен эшли.
Табигый биорегуляторлар һәм аларның структур аналогларының энантиоспецифик синтезы өчен (+)-3-карен һәм аның кушылмаларының озонолитик оксидлашуын кулланырга мөмкин булуын күрсәтә.
Экологик яктан куркынычсыз, югары нәтиҗәле инсектицид препаратлар (анометрин, баверсан) ясый, умартачылык өчен ветеринар препаратлар (аскоцин, апилат) булдыруда катнаша.
Аның тикшеренүләренең нәтиҗәләре Волгоград «Химпром» ҖБдә, Чабаксар «Химпром» ҖБдә кулланыла.
Ленин комсомолы бүләге лауреаты (1987 ел). Медальләр белән бүләкләнә.
Синтез пиретроидов с использованием сульфониевых илидов // Агрохимия. 1998. № 11 (автордаш);
Новые достижения в синтезе комптотецина и его структурных аналогов // Панорама современной России. Природные и синтетические биологически активные вещества. М., 2008 (автордаш);
The Synthesis Active Pyrethroids from (+)-3-Carene. Haifa, 1994.
Исмагилов Р.С. Очерки по истории Нуримановского района Башкортостана. Уфа, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.