- РУС
- ТАТ
композитор, сәнгать белеме кандидаты (2014), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022)
1982 елның 20 мартында Чаллы шәһәрендә туган.
Казан музыка училищесен (2001), Казан дәүләт консерваториясен (2006) тәмамлый.
2000–2002 елларда – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» редакциясе хәбәрчесе.
2001–2007 елларда – ТДГПУның Чаллы филиалында укыта.
2007–2008 елларда – ТР Композиторлар берлеге рәисе ярдәмчесе.
2010–2013 елларда – ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр.
2013–2015 елларда – «La Primavera» Казан камера оркестрының башкарма директоры.
2016–2021 елларда – ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында театр һәм музыка бүлеге мөдире.
2021–2022 елларда – Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты кафедрасы мөдире.
2022–2023 елларда – Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты деканы.
2024 елдан ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында: гыйльми секретарь, июльдән җитәкче (директор) вазифаларын башкаручы.
РФ һәм ТР Композиторлар берлеге һәм Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.
Композиторның музыкаль теле милли–фольклор мелосы белән аерылып тора һәм тембраль экспериментлар һәм музыка язуның заманча техникасы белән үрелеп бара. Галимованың иҗат үзенчәлеге эре симфоник картиналарга, шулай ук татар халкының тарихи образларын гәүдәләндергән музыкаль–сәхнә жанрларына тартылуы белән аерылып тора.
Төп әсәрләре:
Галимова әсәрләре Россиядә дә (Казан, Мәскәү, Санкт–Петербург, Уфа, Екатеринбург, Краснодар шәһәрләре), аннан читтә дә (Казахстан, Украина, Италия, Германия, Словакия, Австрия, Төркия, Көньяк Америка) яңгырый.
Галимованың фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: музыка сәнгате, Идел буе һәм Урал буе татарларының музыкаль фольклоры, татар музыкасы тарихы, татар һәм Татарстан халыкларының музыкаль мәдәнияте тарихы, театр белеменең бер юнәлеше буларак драма әсәрләрен музыкаль бизәү.
60 тан артык фәнни мәкалә авторы һәм 5 фәнни-гамәли конференция җыентыкларының фәнни мөхәррире.
М.Җәлил исемендәге республика бүләге (2013), Н.Җиһанов исемендәге беренче халыкара композиторлар конкурсы (2011), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.
Галимова Э.М. Традиционная музыкальная культура пермских татар// Казань: ИЯЛИ, 2017. – 328 с.
Галимова Э.М. Традиционная музыкальная культура татар Оренбургской области // Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән: Милли-мәдәни мирасыбыз. Оренбург өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 241-262 б.
Галимова Э.М. Музыкальный фольклор тулвинских татар и башкир Пермского края: традиции и современность // Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән: Милли-мәдәни мирасыбыз. Пермь татарлары. Барда. – Казан, 2017. – 297-325 б.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.