Биографиясе

1953 елның 8 гыйнварында Казанда туган.

Казан химия-технология институтын (1975 ел) тәмамлаганнан соң шунда ук эшли.

1986–1987 елларда Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында, 1987–2004 елларда РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, 2004 елдан Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефтьне эшкәртү технологиясенә карый.

Н-алканнарны синтетик май кислоталарына кадәр сыек фазада оксидлаштыруның өчкомпонентлы катализаторын эшли.

Нефтьләрдә һәм нефть компонентларында порфириннар концентрациясен билгеләү ысуллары комплексын тәкъдим итә.

Ванадий һәм никель кушылмаларының нефть компонентлары составында бүленеш закончалыкларын ача.

Нефть асфальтеннарында ирекле стабиль радикалларның күләме ванадил комплекслары күләменә кире характерда бәйле булуын билгели.

Литий кушылмаларын, нефть һәм табигый битумнарның углеводородсыз компонентларын кулланып майлау композицияләренең рецептураларын эшли.

Нефть асфальтеннарының өч мөстәкыйль төркемгә бүленүен раслый (аларда күкерт, кислород булуына һәм конденсатлашу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә).

Хезметләре

Определение содержания никельпорфиринов в нефтях // Геохимия. 1990. № 10 (автордаш);

Расщепление асфальтеновых частиц // Журн. общей химии. 1993. Т. 63, № 11 (автордаш);

Парафиновые углеводороды - сырьё нефтехимии. Казань, 2008 (автордаш).