- РУС
- ТАТ
радиофизик, техник фәннәре докторы (2001 ел)
1962 елның 8 гыйнварында Азнакай районы Мачаклыбаш авылында туган.
1987 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан моторлар төзү берләшмәсендә эшли.
1989 елдан «Востокстройтрансгаз» (Казан) АҖдә, 1994 елдан генераль директор урынбасары.
1997 елдан Казан технология университетында. 2002 елдан Казан техник университетының стандартлаштыру, сертификация һәм технология менеджмент кафедрасы профессоры, 2007 елдан мөдире.
Хезмәтләре сыек, газсыман һәм суспензияле ягулыкларның яну сыйфатларына һәм файдалану күрсәткечләренә, җылылык физикасына һәм термодинамик үзенчәлекләренә карый.
Фаза әверелеше шартларында җылы бирүчәнлек коэффициентының басымга, җылылык ташкыны һәм реактив ягулыкларның маркасы үзгәрүгә бәйлелеген хисаплап чыгара.
Углеводород ягулыкларын җылытканда утырым булдырмау һәм аны бетерү буенча тәкъдимнәр эшли, бу исә энергия җайланмаларының ресурсын 10 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.
Углеводородлы ягулыкларның физик-химик һәм файдалану үзлекләрен исәпләүнең инженерлык ысулларын тәкъдим итә.
Экология лёгких моторных топлив. Казань, 1997 (автордаш);
Авиационные криогенные углеводородные топлива. Казань, 1998 (автордаш);
Кокосоотложения в авиационных и ракетных двигателях. Казань, 1999 (автордаш);
Основы авиационной химмотологии. М., 2005 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.