Биографиясе

1950 елның 2 июлендә Буа шәһәрендә туган.

1972 елда Казан химия-технология институтының нефть факультетын тәмамлый, 1978 елга кадәр Казан төзүче-инженерлар институтында, 1980 елга кадәр Татарстан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1980 елдан Казан техник университетында, 1998 елдан материаллар белеме һәм материаллар технологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күптонналы полимерларны төрле өстәмәләр, шул исәптән сәнәгать калдыклары белән эшкәртүнең нәтиҗәлелегенә карый.

Полимерларның технология һәм файдалану үзенчәлекләрен үзгәртү закончалыкларын ачыклый.

Поливинилхлорид нигезле композит материалларның составын һәм үзенчәлекләрен оптимальләштерү ысулын, сәнәгать калдыкларыннан файдаланып, яңа композит материаллар җитештерүнең ресурслар саклый торган югары нәтиҗәле технологияләрен эшли.

Композит материаллар һәм саклагыч капламнар җитештергәндә ресурсларны саклаучы экологик чиста технологияләрне гамәлгә кертә.

Бүләкләре

ТР ФАнең Г.Камай исемендәге бүләге лауреаты (1994 ел), СССР ВДНХсы медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние дисперсности гидролизного лигнина на реологические свойства ПВХ // Пластические массы. 1991. № 3;

Композиционные материалы на основе поливинилхлорида и промышленных отходов. Казань, 1995;

Использование принципов синергетики для описания физико-химических аспектов разработки дисперсно-наполненных композиционных материалов // Вест. Казан. техн. ун-та. 1996. № 1.