Биографиясе

1938 елныю 25 феврале, Алма-Ата шәһәре – 2017 елның 6 июне, Алмата.

Казакъ университетын тәмамлый (1960 ел).

Төркестан педагогика училищесында (Чимкент өлкәсе), Чимкент һәм Караганда педагогика институттларында эшли.

1968–1990 елларда Казакъ хатын-кызлар педагогика институты укытучысы. 1990–1995 елларда Казакъстан Республикасы ФАнең Тарих, археология һәм этнография институтында Казакъстанның яңа заман тарихы бүлеге мөдире, соңрак Казакъстан Республикасы Милли китапханәсендә баш фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта баш китапханәче.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россиядәге революцион-демократик хәрәкәтнең XIX йөздә Казакъстанның иҗтимагый-сәяси тормышына йогынтысын өйрәнүгә карый. Китапханәчелек буенча хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Татар тылмач-сәяхәтчеләр // Казан утлары. 1968;

Ссыльные революционеры в Казахстане (вторая половина XIX в). Алма-Ата, 1978;

Медицинская деятельность ссыльных революционеров в Казахстане (вторая половина 19 в.). Алма-Ата, 1982;

Декабристы и Казахстан. А.-А., 1990;

Библиотечное дело в Казахстане (вторая половина XIX - начало XX веков). Алматы, 1998; Тюркская библиотека в Верном. Алматы, 1998.

Әдәбият

Казахская ССР: Краткая энцикл. Алма-Ата, 1989. Т. 3.