- РУС
- ТАТ
Җылылык энергетикасы һәм двигательләр төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992)
1937 елның 2 декабре, Татарстанның Апас районы Апас авылы – 2021 елның 9 октябре.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1961), Химия машиналары фәнни-тикшеренү институтында, 1994 елдан лаборатория башлыгы, бер үк вакытта Мәскәү авиация институтында (1982 елдан) һәм Мәскәү индустрия институтының Сергиев Посад шәһәре филиалында (2002 елдан) эшли.
А.Галиев тавыш тизлегеннән югары агымда җылылык алмашу һәм җылылык саклаучы материалларның бозылуы процессларын тикшерә.
Космик аппаратларның, сыек ягулыклы ракета двигательләренең һәм кайнау температурасы югары, шулай ук криоген компонентлы ягулык белән эшли торган двигатель җайланмалары элементларын җирдә сынау өчен стендлар, сынау алымнарын, ягулык компонентларын кертү системаларында җылылык алмашуны кабызып җибәрү һәм интенсивлаштыру алымнарын эшли.
Аның җитәкчелегендә «Энергия» транспорт космик ракеталар системасы һ.б. өчен аерым блоклар эшләп тикшерелә.
5 уку ярдәмлеге авторы. Уйлап табуга 42 авторлык таныклыгы бар.
СССР Министрлар советы бүләге (1982) лауреаты.
Медальләр, шул исәптән РФ Космонавтика федерациясенең К.Э.Циолковский һәм Н.А.Пилюгин исемендәге медальләр белән бүләкләнә.
Эксплуатация испытательных комплексов ракетно-космических систем. М., 2007 (автордаш).
Эксплуатация стартовых комплексов ракетно-космических систем. М., 2007 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.