Биографиясе

1955 елның 18 мартында Норлат шәһәрендә туган.

1977 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, 2000 елга кадәр Уфа нефть техник университетының Октябрьский филиалында эшли.

2001 елдан Әлмәт нефть институтында нефть-газ җиһазлары кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть скважиналарындагы бораулау һәм суырту җиһазларының эш динамикасына карый.

Авыш һәм горизонталь скважиналардагы бораулау кәүсәсе буйлап тирбәнеш таралу процессын тикшерә.

Гидравлик вибратор, бораулау агрегатларын үзәкләтү өчен җайланмалар комплекты һәм насосларның гидравлик файдалы эш коэффициентын термодинамик ысул белән үлчәү өчен микропроцессорлы прибор эшли һәм җитештерүгә кертә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Вибродиагностика насосных агрегатов. Уфа, 1990 (автордаш);

Техника управления динамикой бурильного инструмента при проводке глубоких скважин. М., 1997 (автордаш);

Эффективность работы насосных агрегатов. Уфа, 2004 (автордаш).